Четверг, 25.04.2024, 01:32
Приветствую Вас Гость | RSS

Гиматдинова Гөлназ сайты

Категории раздела
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологиясеннән файдалану

   Россия Федерациясе мәгарифе милли доктринасында һәм 2010 елга кадәр чорда Россия мәгарифен модернизацияләү концепциясендә әйтелгәнчә мәгариф системасын яңартуның төп максаты-укытуның сыйфатын күтәрү. Балаларны белем алуга теләк булдыруның бер юлы-информацион технологияләр куллану. Бу проблемаларны чишү өчен "Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Закон”ны гамәлгә кертүче Дәүләт программасында махсус бүлек булдырыла. Чөнки, илгә белемле, иҗади шәхес булып формалашкан кешеләр кирәк.   

 Заман таләбе кушуы буенча, укучыларның компьютерлар технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, татар теле, әдәбияты дәресләрендә һәм  сыйныф сәгатьләрендә компьютер технологияләрен куллану методикасын эшләдем.   

 Тәрбия бирү, укыту эшчәнлеге бердәм процесс.Укыту һәм тәрбиянең төп чарасы- дәрес. Дәрестә куелган бурычлар башка чараларга этәргеч булып торалар: укучылар эзләнүләр алып баралар, аларга ярдәм йөзеннән экскурсияләр оештырам һәм укучылар үзләренең эзләнүләреннән чыгып иҗади эшләр башкаралар. Шушы эшләргә йомгак ясау өчен сыйныфтан тыш чаралар үткәрәм. Дәреснең төрле этапларында һәм төрле типтагы дәресләрдә халык педагогикасына мөрәҗәгать итүем бу бөтенлекне сакларга, үстерергә ярдәм итә.   

 Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп:

  •        Материал югары күрсәтмәле дәрәҗәдә булуы белән отышлы.
  •        Укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар.
  •     Контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары (материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә, проблема чишүнең берничә вариантын файдаланып карарга мөмкин.
  •     Укытуны интенсивлаштыру өчен тестларны нәтиҗәле кулланырга мөмкин. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын  ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү  өчен дә тестлар уңайлы.
  •        Белем һәм күнекмәләрне ныгыту күнегүләрен күпләп эшләргә була.  

    Төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү, дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә.      

 Болар барысы да компьютер технологияләрен кулланганда укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Бу инде, һичшиксез татар теле һәм әдәбиятының эчтәлеген безнең әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохитта шәхеснең үзенең урынын билгеләргә ярдәм итә. Төп максат укучыларда  фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү.   

 Компьютер дәресләрне әзерләгәндә, "Әхлак тәрбиясе бирүдә халык педагогикасының роле” дигән методик темадан чыгып бурычлар билгеләдем:

  •        Укучыларның белемгә булган омтылышларын үстерү.
  •       Укучыларда махсус белем һәм күнекмәләр формалаштыру.     
  •   Укучыларда иҗади эшчәнлекне үстерү мөмкинлеген тудыру.
  •      Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.   

 Бу бурычларны тормышка ашыруда компьютерның мультимедиа мөмкинлекләреннән файдаландым. Белем бирүне демократияләштерү, гуманизм белән сугару балаларның кызыксынуларын, сәләтләрен арттыра.   

 Эш ике юнәлештә   алып барыла: дәрес вакытында халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихи үткән юлын теоретик яктан тирәнтен өйрәнсәк, класстан тыш эшләрдә иҗади эзләнү эшенә күбрәк игътибар бирәбез. Шул рәвешле, балалар иркен, мөстәкыйль фикер йөртү дәрәҗәсенә ирешәләр.   

 5-9 сыйныфларда укучы балаларның эзләнүләре милли төбәк компонентлары белән үрелеп алып барыла. Бу очракта сүз туган якның тарихын, табигатен: авыл, урам, чишмә, урман, күл исемнәрен өйрәнү турында бара.   

 Югары сыйныф укучылары белән эш башкачарак алып барыла: укучыларга тел һәм әдәбият фәнен тирәнтен өйрәтәбез. Иҗат итү өчен, укучыларның тикшерү эше алып барулары, һәрнәрсәнең "төбенә” төшүләре, һәр төшенчәнең асылын аңлаулары кирәк. Күбрәк әдәбият әсәрләренең тел үзенчәлекләренә игътибар итәләр.   

 Өлкән сыйныф укучылары белән эшләгәндә проектлар методын куллану отышлы. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Методик яктан караганда, проект эше фәнни һәм гамәли проблемалы-юнәлешле тикшеренү эшчәнлегеннән гыйбарәт. Ул, теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Күпчелек очракта бу эш төркемнәрдә эшләнә һәм берничә этаптан тора:  

  •        Әзерлек этабы. Проблеманы билгеләү, аның әһәмиятен нигезләү. Эшне планлаштыру, эзләнү методлары билгеләү. Укучыларны, шәхси теләкләрен искә алып, төркемнәргә бүлү.
  •      Төркемнәрдә мәгълүмат җыю, аны эшкәртү, нәтиҗәләр ясау, отчет язу.
  •        Проектларны яклау.
  •       Эшкә йомгак ясау, бәя бирү.   

 Шулай ук  төрле типтагы күнегүләр эшләү, иншалар, рефератларны компьютерда язу татар теле дәресләрен балаларны кызыксындырырлык итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.   

 Әлбәттә, сәләтле балаларга аеруча игътибар итәбез. Бу эшнең әһәмияте шәхеснең перспектив үсешен фаразлауда. Табигать тарафыннан бирелгән иҗат һәм сәләт чаткылары булган булган балаларны туплау һәм үстерү безнең төп бурычыбыз.         

 Сәләтле балаларны иҗатка тарту өчен сентябрь  айларында һәр предмет, шул исәптән татар теле һәм әдәбиятеннән презентация үткәрелә. Узган уку елына анализ, укучылар эшләреннән күргәзмә оештырыла.   

 Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә  карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикъри тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала. 

Категория: Мои статьи | Добавил: Гульназ (16.08.2010)
Просмотров: 8633 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Поиск

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz