Вторник, 19.03.2024, 06:01
Приветствую Вас Гость | RSS

Гиматдинова Гөлназ сайты

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

    Белем көне белән!

1 сентябрь...
Әлеге көннең нинди көн икәнен сораштыру кирәкми. Бу көннең Белем көне икәнен, яңа уку елы башлануын олысы да, кечесе дә белә.

1 сентябрь...
Син Белем илендә яшәүче укытучы һәм укучыларга бары тик бәхетле мизгелләр генә алып кил. 

Син Белем илендә яшәүче укытучыларыңның бөтен күңелләрен биреп укытуын тәэмин ит, белем алырга теләгән укучыларыңны тигез күр, аларга үз ана телләрендә белем алу хокукын кайгырт. Укытучы һәм укучыларның рухлары һәм тәннәре сау-сәламәт булсын. 

Укытучы...
Сиңа ышанып күзләрен төбәгән укучыларыңның уй-хыялларын челперәмә китермә, аларны дөрес юлдан алып бар, аларның акыллы, игелекле, тәрбияле балалар булып үсүләрен булдыр.

Укучы...
Сезнең алда бераз дулкынланган укытучың синең өчен үз җанын фида кылырга әзер. Алар сезне үз балалары кебек якын күрәләр. Алардан булган кадәр белем-тәрбияне кабул итеп алыгыз, үзегезне, әти-әниегезне яңа белемнәрегез, алган "4"-"5" билгеләре белән көн дә куандырып торыгыз.

1 сентябрь... Төкле аягың белән, Яңа уку елы!!!



  

Укытучыларыбыз!

Туган якның ал таңнары сезгә

Бүләк иткән күңеп аклыгын.

Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән

Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез

Тормыштагы һәрбер мизгелгә.

Күпме изге гамәл энҗе булып

Гомер юлыгызга сибелә.

Рух ныклыгына таянасыз,

Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.

Чор сулышын ачык тоемлаучы

Зыялы һәм затлы кеше сез.

Сезгә карап сокланабыз һәрчак

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык.

      Укытучыларга, коллегаларыма авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш, акыллы укучылар телим! 


  Кадерле мөселман дусларым! 

Сезне ихлас күңелемнән Гаид әл-Әдхә – Корбан гаете белән тәбрик итәм! Олуг бәйрәм көнендә барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим! Аллаһы Тәгалә догаларыбызны һәм эш-гамәлләребезне кабул итеп, безне үзенең рәхмәтеннән һәм мәрхәмәтеннән ташламасын!




Поиск
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz